Чүпрәле районында гомер итүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

   2022 елның 5 октябрендә Чүпрәле районы Матак авылында яшәүче Лазарь Степанович Мадюкин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

   Ул 1932 елда крестьян гаиләсендә туган. Алты балалы Мадюкиннар гаиләсендә ул өченче бала булып дөньяга килә. Аңа да, илдәге меңләгән сугыш балалары кебек, җиңел булмый. Авырлыклар күп күрергә туры килсә дә, ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми, хезмәтне сөеп яши. Тормыш иптәше Елизавета Николаевна белән 8 бала (4 кыз, 4 ул) тәрбияләп үстерәләр, Барсына да аякка басарга, үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Кызганычка каршы, Лазарь Степановичның тормыш иптәшенең гомере кыска булса, 1998 елда авырып китеп, бу дөньядан китеп бара. Ләкин тормыш дәвам итә. Менә инде 23 ел Лазарь Степанович Шомыршы районының Әсән авылында туып-үскән Людмила Павловна Маздукова белән яши. Олы яшьтә булуларына карамастан, бәрәңгесен дә утырталар, бакчада яшелчәсен дә үстерәләр.

   Бүгенгесе көндә юбилярның 15 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар.

   Юбилярны бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Матак авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов килде. Кунаклар РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының бүләген һәм чәчәк бәйләмен тапшырдылар, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озын бәхетле тормыш теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International