2022 елның 5 октябрендә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән Буа интернат-йортында яшәүче якташларыбызны Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов, пенсионерлар советы рәисе Дилүзә Азизова, Нурлезиган Айметдинова котладылар.
Очрашу дустанә шартларда узды. Кунаклар якташларын Өлкәннәр көне белән котлады, аларга бәхет, сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге теләде, һәркайсына пакет тапшырды. Өлкәннәр кунакларга рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә дә уңышлар теләделәр.
Бүгенге көндә Буа интернат-йортында Чүпрәле районында туып-үскән 10 кеше яши. Директор урынбасары Лилия Кәримова сүзләренә караганда, өлкәннәргә барлык уңайлы шартлар тудырылган. Алар көнгә дүрт тапкыр ашыйлар, бик актив, барлык чараларда катнашалар.