Өлкәннәр өчен оештырылган бәйрәмдә

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

   Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан олыларны район мәдәният йортына чакырып хөрмәтләделәр. Бәйрәмнең кунаклары – хезмәт ветераннары, тормыш юлларын авыл тормышы белән бәйләп, бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган, лаеклы ялга чыккан райондашларыбыз иде. 
Район башлыгы Марат Гафаров сүз алып, аларны котлады. 
   - Бирегә районыбыз иминлеге, үсеше өчен хезмәт куйган ветераннарыбыз җыелды. Сез районыбызга, илебезгә нигез салган кешеләр. Бүгенге көндә дә тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне саклыйсыз. Сез балаларыгыз һәм оныкларыгызга һәрвакыт ныклы терәк, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып торасыз. Шунысы куанычлы, лаеклы ялда булуга карамастан, күпләрегез районда узучы чараларда катнашырга вакыт һәм көч табасыз. Барлык өлкәннәргә сәламәтлек, озын гомер телим, - диде. 
  Аннан соң ул Чүпрәле районы территориясен яшелләндерүгә, районыбызның яшел байлыгын үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткән хезмәт ветераны Камил ага Бекмухамедовны район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Бертөркем ветераннар: озак еллар Зур Чынлы авыл җирлеген җитәкләгән Равил Алтынбаевка, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Азат Вахитовка, “Сельхозтехника” оешмасында хезмәт куйган Николай Ефремовка, “Сөмбелә” фольклор ансамбле җитәкчесе Фәридә Җәббаровага, Яңа Кәкерле авылы мәдәният йорты мөдире Мәдинә Җамалтдиновага, Татарстанның атказанган ветеринария табибы Адельшах Исхаковка, Яңа Чүпрәле авылындагы “Күгәрченкәй” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Гөлфизә Исхаковага, чуваш милли мәдәниятенең атказанган эшлеклесе, язучы Николай Казаковка, Хайбулдино авылы ветераннар советы рәисе Михаил Киргизовка, Яңа Элмәле авылы мәдәният йорты мөдире Наталья Макаровага, Татарстанның атказанган икътисадчысы Илмас Низамовка, РФ мәгарифе отличнигы, 41 ел Иске Чүпрәле урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем биргән Ольга Порфирьевага, элек район кулланучылар җәмгыяте урынбасары хезмәтен башкарган Әнвәр Рахматулловка, озак еллар “Алешкино” җәмгыяте директоры вазифасын башкарган Миргалим Садеевка, вакытында “Ялкын” колхозын, Иске Кәкерле авылы җирлеген җитәкләгән Сәхаутдин Хөсәеновка “Чүпрәле районы оешуга 90 ел” юбилей медальләрен тапшырды. 
   Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, ветераннарның район советы рәисе Роза Насибуллина һәм РФ Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Дилүзә Азизова да өлкәннәргә исәнлек һәм алдагы көннәрдә дә шатлык - куанычта яшәүләрен теләделәр. Котлаулар һәм чыгышлар барышында хезмәт ветераннары Владимир Ильинга һәм Наилә Сафинага ветераннарның район советының Рәхмәт хаты тапшырылды. 
  Котлаулар концерт номерлары белән үрелеп барды. Өлкәннәргә багышланган концертта мәдәният йортының иҗади коллективлары, “Хелхем”, “Телей”, “Таң” халык инструменталь ансамбльләре һәм җырчылар Рөстәм Низамов, Әлфия Яхиева, Сиринә Хәйруллова, Арифҗан Бакиров, Резедә Кәлимуллина, Владимир Токмаков, Фирүзә Мәхмүтова, Вера Родионова, Альберт Мөшәрәпов һәм башкалар чыгыш ясады. Өлкәннәребезне мәктәп укучылар да шигырьләр аша тәбрик итте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International