Чүпрәледә укучылар һәм пенсионерлар 10000 адым үтте

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

   Өлкәннәр декадасы кысаларында Чүпрәле районында «10000 адым» акциясе узды. Анда катнашучылар Иске Чүпрәле авылы урамнары буйлап уздылар һәм районның истәлекле урыннарында булдылар.
Акцияне Чүпрәле районы пенсионерлар берлеге рәисе Дилүзә Азизова оештырды. Пенсионерларга 1 нче Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары да кушылды.

  Акциядә катнашучыларны сәламләп, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов пенсионерларның районыбызның иң актив кешеләре булуын, һәркайда катнашуларын, яшь буынга үрнәк булып торуларын билгеләп үтте. Мондый актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдереп, бәйрәм белән котлады һәм күңел күтәренкелеге теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International