Бүген, өлкәннәр көнендә, һәм шушы датага багышланган ункөнлек кысаларында, Чүпрәле районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Ярминкәгә иртә таңнан авыл хуҗалыгы предприятиеләре, КФХлар, шәхси эшмәкәрләр килде.
Ярминкә инде традициягә әйләнде. Ел саен чара зур масштаблы һәм киң ассортимент белән уза. Быел да сатып алучылар өчен бик күп ашлык тәкъдим ителде, бу: арпа, солы, бодай, борчак, шулай ук он, шикәр комы. Моннан тыш, җиләк-җимеш: алма, бал, сарымсак, кәбестә, суган һ.б. сатып алырга мөмкин иде. Машиналар белән терлекләр, печән, салам бар иде.
Күпләр өчен ярминкә - кышка яшелчәләр, кирәк-ярак сатып алу, башкалар өчен, киресенчә, артык продукцияне сату урыны, ә фермерларга үз товарларының сыйфатын тагын бер тапкыр искә төшерү өчен менә дигән мөмкинлек.
Сатып алучыларның күпчелеге шикәр комы, шулай ук, он янында иде. Китерелгән продукция шунда ук сатып та бетте диярлек.
Ярминкәдә продукция сату барышы белән Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров танышты, бәяләр, өлкәннәрнең кәефе белән кызыксынды.
"Ярминкәдә бодай, он, шикәр комы сатып алдык. Барысы да әйбәт. Ел саен киләбез, сатып алабыз. Оештыручыларга рәхмәт. Бәяләр арзан, барысы да әйбәт оештырылган, - дип хис-кичерешләре белән уртаклаштылар Яңа Элмәледән Людмила һәм Николай Кашкаревлар.
Иске Чүпрәледән Анатолий Чернов ярминкәгә үз транспортында килгән: «Ел саен чыгам, сатып алам. Өлкәннәр турында борчылган һәркемгә рәхмәт».
Ярминкәдә мәдәният хезмәткәрләре үз номерлары белән бәйрәм атмосферасы тудырды. Дәртле җырлар астында кайнар коймаклар әзерләнде, теләүчеләргә кайнар чәй, җирле икмәк заводыннан кондитер әйберләреннән авыз итте.
Шуңа да ярминкә кунаклары аерылышырга ашыкмадылар-берәүләр концерт карадылар, коймак, чәй белән сыйландылар, икенчеләре танышлары белән аралаштылар.