Чүпрәле районы ЗАГС җитәкчесе һөнәри осталык конкурсында 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде

2022 елның 30 сентябре, җомга

   Кама Тамагында «Татарстан Республикасында гражданнар хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы» республика конкурсының зона этабы узды. Чарада 8 районнан ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова да катнашты. Ул конкурста исем кушу тантанасын тәкъдим итте һәм «Исем кушу тантанасының иң яхшы алып баручысы» номинациясендә 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

   Конкурста җиңүчеләр Казанда конкурс финалында катнашачаклар.

   Белешмә

   ЗАГС бүлекләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсы республикада 5 елга 1 мәртәбә ТР Президенты теләктәшлеге белән уздырыла.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International