«Ел инженеры» конкурсы уңай позицияне үстерүгә һәм массакүләм аңда инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыруга, шулай ук төбәк икътисадының төп тармакларындагы төп предприятиеләрне квалификацияле сәнәгый-җитештерү һәм инженер-техник персонал белән тәэмин итүгә зур өлеш кертергә тиеш.
Конкурста инженер белгечлеге алучы югары уку йортлары студентлары да, Татарстан Республикасы предприятиеләренең гамәлдәге/эшләүче инженерлары да (җитештерү процессларын, линияләрне үстерүгә өлеш кертүче инженер-конструкторлар, инженер-җитештерүчеләр һ.б.) өч категория буенча катнаша ала:
«Киләчәк инженерлар» - инженерлык белгечлеге студентлары;
«Яшьлек, уңыш, перспектива» – 35 яшькә кадәрге гамәлдәге инженерлар;
«Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык» – 35 яшьтән узган гамәлдәге инженерлар.
Гаризалар 2022 елның 17 октябренә кадәр кабул ителә.
Конкурс 2 этапта үткәрелә: читтән торып һәм турыдан-туры. Беренче этап кысаларында гариза бирү кампаниясен үткәрү һәм турыдан-туры этапта катнашу өчен гаризалар сайлап алу буенча эксперт конкурс комиссиясе эше планлаштырыла. Икенчесе ике көнлек күчмә семинар булачак, анда мастер-класслар, тренинглар уздыру, республика җитәкчелеге белән очрашу һәм эшләрне яклау каралган.
Конкурс номинацияләре республика икътисадының әйдәп баручы тармакларына туры килә:
Машина төзелеше (авиатөзелеш, суднолар төзелеше, приборлар төзү һ.б.);
Радиоэлектроника, элемтә, оптика;
Химия, нефть химиясе, биотехнологияләр;
Нефть сәнәгате;
Газ сәнәгате;
Энергетика;
Җиңел, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгате;
Медицина сәнәгате;
Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате;
Төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате;
Транспорт, юл хуҗалыгы;
Авыл хуҗалыгы.
Конкурс турында нигезләмә һәм барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган. Сылтама: http://mpt.tatarstan.ru/rus/respublikanskiy-konkurs-inzhener-goda.htm.
Конкурста катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында шушы сылтама буенча https://инженеррт.рф/#register теркәлергә кирәк, шуннан соң Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эш башкару һәм контроль бүлегенә (420111, Казан шәһәре, Островский ур., 4 йорт) конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә документлар оригиналларын тәкъдим итәргә.