2022 елның 5 октябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә «Өлкәннәргә хокукый ярдәм күрсәтү» темасына «кайнар линия» үткәрә.
Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк:
• Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил;
• Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәләре;
• Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы;
* Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе;
* Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча региональ бүлекчәсе;
* Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы;
• Россия Пенсионерлар берлегенең региональ бүлекчәсе.
«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.
Сорауларны whatsapp ка +7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәреп була.
Консультация вакыты: 10.00 дән 15.00 гә кадәр.