Чүпрәледә Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатынын 95 яшьлеге белән котладылар

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

   Чүпрәле районында яшәүче хөрмәтле өлкәннәрнең берсе, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Рауза Сираҗетдинова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

   Рауза Сираҗетдинова Иске Чокалы авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе фронтка 1942 елда алына, шул ук елда аның һәлак булуы турында хәбәр килә.

   Мәктәптә 7 класс белем алганнан соң, ул сугыш елларында почтада телеграфист булып эшли.

   Сугыштан соң, 1949 елда, фронттан кайткан авылдашы Вәлиҗан Сираҗетдиновка кияүгә чыга. Гаиләдә биш бала туа. Рауза апа тормыш иптәшен, ике баласын югалту кайгыларын күрә. Бүгенге көндә ул Иске Чүпрәле авылында гомер итә.  Бирегә ул ветераннарны, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча күченә. Аның йорты каршында балалары, оныклары яши, башкалары да кайтып йөриләр.

   Олы яшьтә булуына карамастан, Рауза апа күтәренке һәм шат күңелле. Хуҗалыкта сарык, тавыклар асрый. Балалары әйтүенчә, шулай ук, бакчада да эшли, бәрәңге эшкәртә.

   Аның туган көненә котлаулар белән район Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов килделәр.

   Юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр, изге теләкләр яңгырады. Моннан тыш, кунаклар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар .

   - Сезгә сәламәтлек телибез. Тормышка булган күтәренке рухыгыз беркайчан да сүрелмәсен, ә якыннарыгыз игътибарлары һәм кайгыртучанлыклары белән сөендерсен, - дип теләде Данис Сатдинов.

   Рауза апаның җылы котлаулардан күзләре яшьләнде, хөрмәт һәм игътибар өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International