Синоптиклар фаразлавынча, 2022 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә урыны белән яшенле яңгыр, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.