21 сентябрьдә студентлар арасында “Автосессия 2022” республикакүләм бәйгесенең зона этабы узды. Анда Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентлары Антон Сурков, Артем Годунов, Павел Мынин катнаштылар.
Зона этабы нәтиҗәләре буенча Чүпрәле тармак технологияләре техникумы командасы 19 район командасы арасында 2нче урынны яулады һәм республика этабына чыкты.
29 сентябрьдә исә алар ярышларның республика этабында катнашачак. Аларга уңышлар телибез.