“Милләтләр кроссы – 2022” Бөтенроссия йөгерү көнен үткәрү кысаларында 21 сентябрьда Чүпрәледә массакүләм йөгерү узды.
Чарада профессионаллар, спорт сөючеләр, спорт ветераннары, хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары һәм хәтта мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең тизлек сәләтләрен күрсәттеләр.
Ярышларны ачып, район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов:
– Йөгерү - төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә торган спорт төре. Бүгенге кросста катнашучыларның барысына да күтәренке кәеф, җиңүләр, нык сәламәтлек телим, - дип билгеләп үтте.
Шулай ук район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм яшьләр эшләре һәм спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов та спортчыларны сәламләделәр.
Чара кысаларында ГТО нормативларын тапшыруда зур уңышларга ирешкән спортчылар бүләкләнде. Бу спорт төрен үстерүгә зур өлеш керткән Евгений Иванцовка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Барлыгы 8 старт булды. Төрле яшь категориясе буенча йөгерү дистанциясе 1 һәм 2 километрны тәшкил итте.
Нәтиҗәләр буенча, йөгерүчегә истәлекле бүләкләр тапшырылды.