2022 елның 27-28 маенда Казан шәһәрендә Яшь фермер мәктәбе эшлиячәк. Анда катнашу өчен авыл җирлегендә яшәүче 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр һәм аграр бизнес өлкәсендә үз эшләрен башларга теләгән муниципаль берәмлекләр вәкилләре (шул исәптән бер елга кадәр үз эшчәнлекләрен алып баручы эшмәкәрләр) чакырыла.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Петербург урамы, 11 йорт.
Катнашу өчен 2022 елның 25 маена кадәр түбәндәге сылтама буенча электрон гариза тутырырга кирәк: https://clck.ru/h2tkt