Чүпрәледә Яшьләр парламентының өченче утырышы узды

2021 елның 22 октябре, җомга

   Башкарма комитетның утырышлар залында Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының өченче утырышы булды.

   Утырышта район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вильданов, Ульяновск өлкәсе Закон чыгару Җыены каршындагы Яшьләр парламенты рәисе урынбасары, Ульяновск өлкәсе Яшьләр үсеше министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе, Россия политологлар җәмгыятенең Ульяновск төбәк бүлеге җитәкчесе Владислав Сизов, район балалар Думасы рәисе Талия Кәлимуллина катнашты.

   Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин яшьләр парламенты утырышында катнашучылар алдында чыгыш ясап, аларга нәтиҗәле эш теләде һәм яшьләр парламентыннан районның алга таба социаль-икътисади үсеше буенча тәкъдимнәр көтүләрен билгеләп үтте. Шулай ук, ул Ульяновсктан килгән кунакка ике тапкыр Социалистик Хезмәт герое Дементьев Петр Васильевич турында китап, герой турында фильм төшерелгән кассета, Татарстан турында инглиз телендә һәм Чүпрәле районы турында китаплар бүләк итте.

   Өченче утырыш барышында эшче органнар, тавышларны санау өчен хисап комиссиясе һәм беркетмә алып бару өчен секретариат сайланды.

   Көн тәртибенә 8 мәсьәлә тәкъдим ителде. Утырыш барышында көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча чыгышлар тыңланды. Һәр мәсьәлә буенча тавыш бирү юлы белән шунда ук карар кабул ителде.

   Өченче утырыш барышында шулай ук Яшьләр парламентының икенче утырышында катнаша алмаган әгъзаларына таныклыклар һәм күкрәк билгеләре тапшырылды.

   Утырыш барышында Владислав Сизов яшь парламентарийлар алдында чыгыш ясап, бу өлкәдә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм аны катнашырга чакырганнары өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук ул Чүпрәле районының Яшьләр парламенты белән бик теләп хезмәттәшлек итәчәген дә билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International