Билгеле булганча, 2021 елның 1 октябреннән көзге чакырылыш кампаниясе башланды, ул агымдагы елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Хәрби хезмәткә 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге, хәрби исәптә торучы, яки запаста тормаган, әмма хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерү бирелмәгән ир-атлар чакырылырга тиеш.
Бүген, 11 октябрьдә, Чүпрәле район хастаханәсендә хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны таныклау буенча медкомиссия эшли башлады. Медкомиссия өч көн эшләячәк.
Тулаем алганда, 3 көн эчендә чакырылыш медкомиссиясе аша 130га якын егет узарга тиеш. Әлбәттә, теге яки бу сәбәпләр аркасында: кемдер сәламәтлеге буенча, ә кемдер укуы буенча, аларга кичектерелеп торырга тиеш.
–2021 елның көзге чакырылышында 52 Чүпрәле егете Ватанны саклауга алыначак, - диде Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Рамил Җамалетдинов.- Беренче хәрби хезмәткә озату 19 октябрьгә планлаштырылган.
Чакыру медкомиссиясе вакытында коронавирус йогышы ситуациясенә бәйле барлык хәлләрне исәпкә алып, санитар нормалар – битлек режимы, термометрия, кулларны һәм бүлмәләрне эшкәртү, социаль дистанция саклана.
Хәрби частьләргә китәр алдыннан барлык призывникларны коронавируска тикшерәчәкләр. Хәрби хезмәткә чакырылу пунктларында санитар эшкәртү ләр үткәреләчәк, һ.б, һ.б.