Игенчеләрнең ярыш күрсәткечләре сәгатьләп үзгәрә. Үткән атнада урынны беренче “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасы комбайнчысы Храмов Валерий яуласа, бу якшәмбегә җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте игенчесе Илдус Җәмдиханов алга чыкты.
Чараны районның мәдәният бүлеге оештырган иде. Утызга якын җыелган велосипедчыларга старт төбәкнең тарихын өйрәнү музее алдында бирелде.
Графа Беренче – хуҗалык, икенче – фамилиясе, суктырган ашлык
Район басуларында уракның кызган чагы. Агроидарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, һәр көнне ашлык суктыруда 70 - кә якын комбайн катнаша. Һава шартларының да эссе һәм коры торуы игенчеләргә ашлыкны җыеп алу темпын киметмәскә тулы мөмкинлекләр бирә.