Игенчеләрнең ярыш күрсәткечләре сәгатьләп үзгәрә. Үткән атнада урынны беренче “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасы комбайнчысы Храмов Валерий яуласа, бу якшәмбегә җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте игенчесе Илдус Җәмдиханов алга чыкты.
Элек елларда ул шушы ук хуҗалыкта шофер, автомеханик булып эшләгән иде. Елда уракта катнашырга 2013 теләк белдергәч, хаҗалык аңа җитәкчелеге кайткан яңа “Тукано” кыр корабын тапшыра һәм ялгышмый да. Үзенә беркетелгән техниканы саклап эш итүе нәтиҗәсендә ярышның алгы сафына чыкты. Урак батырының очраклы җиңүе гына түгел бу. Элек елларда да Илдус Җәмдиханов берничә мәртәбә район чемпионы исемен яулаган иде. Район җитәкчеләре тәкъдиме белән ул “Туган як” район газетасы битендә оештырылган мактау тактасына кертелде. Хезмәт батырына уңшлар телибез.