Чараны районның мәдәният бүлеге оештырган иде. Утызга якын җыелган велосипедчыларга старт төбәкнең тарихын өйрәнү музее алдында бирелде.
Велосипед спортын яратучыларны районның башкарма комитеты җитәкчесенең социаль буенча мәсьәләләр урынбасары Айрат Җәлалов тәбрикләде барлык һәм аларга дистанцияне дә уңышлы узуларын теләде. Иң өлкән катнашучы Россия Пенсия фондының район бүлеге начальнигы Илмир Измайлов булды. Ул үзенең 40 яшьлек туган көнен шушындый спорт чарасы белән билгеләп үтте. Ә иң кечесе быенлның декабрь аенда 4 яшь тутыручы Тимур Нигъматуллин иде. Велосипедчыларны бөтен маршрут буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре махсус автомобиль белән озатып йөрделәр. Маршрут буйлап спортчылар музейдан район үзәге аша Дачный поселыгындагы 2 номерлы балалар бакчасы, аннан соң яныннан чиркәү үтеп “Чүпрәле Иске – Татар Шатрашаны” автотрассасына чыктылар һәм П.В. Дементьев исемендәге паркка килделәр. Монда аларны район мәдәният йорты хезмәткәре Галия Ахмедова каршы алды һәм парк буйлап экскурсия оештырды, хәрби белән машиналар таныштырды. Велосипедчылар күп төрле сорауларга җавап та бирделәр. Аннан соң алар старт бирелгән җиргә – музей алдына кайттылар. Мәдәният бүлеге начальнигы Зөлфәт Сәгъдиев велотурга йомгак ясап барлык катнашучыларга ихлас күңелдән рәхмәт әйтте. “Велотурда катнашып күңел көрлеге, позитив эмоция һәм энергия алдык, оештыручыларга бик зур рәхмәт”,- ди район лицее укытучысы Роза Исхакова. Район хастаханәсенең хирург – травматологы Сингх Раджеш Кумар да велосипед спортының сәламәтлек өчен бик файдалы булуы турында сөйләде. Варикозлы кан тамырлары киңәю белән газапланучыларга бу төр спорт бигрәк тә урынлы икән. Гомумән, велоспорт белән бөтен шөгыльләнү төр яшьтәгеләр өчен бик кулай. Кайберәүләр, хәтта, өйдә дә вело тренажер юнәтеп системалы төстә шөгыльләнәләр.