Чүпрәле хуҗалыкларында көзге эшләр дәвам итә

2021 елның 24 сентябре, җомга

   Басуларда урып-суктыру эшләре тәмамлану белән районыбыз игенчеләре киләсе ел уңышына нигез сала башлаганнар иде. Бүгенге көндә көзге культуралар чәчү тәмамланды. Хәзерге вакытта җәмгыятьләрдә һәм агрофирма филиалларында чөгендер алу, көнбагыш суктыру кебек эшләр дәвам итә.

   Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 22 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, район буенча 930 гектар мәйдандагы татлы тамырлар казытылды. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш  259,1 центнерны тәшкил итә. “Р.А.Бикчуров” крестьян-фермер хуҗалыгында әлеге эш төгәлләнде дә инде. “Цильна” җәмгыятендә 320 гектар мәйдандагы татлы тамырлар казытып алынган, һәр гектардан уртача 350 центнер уңыш чыга. Шушы көннәрдә Дементьев исемендәге агрофирма да шикәр чөгендерен алуга кереште. Биредә агрофирма буенча уртача уңыш 161,54 центнерны тәшкил итә. “А.А.Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә шикәр чөгендерен алуга керештеләр.

   Район хуҗалыкларында көнбагыш культурасын урып-суктыру эшләре башланды. Район буенча әлеге культура  250 гектар мәйданда урып-суктырылган, һәр гектардан чыккан уңыш  уртача 18,4 центнерны тәшкил итә. “Р.А.Бикчуров” крестьян-фермер хуҗалыгында әлеге культура 100 гектар мәйданда урып-суктырылган, һәр гектардан уртача 20 центнер уңыш чыга. Шулай ук, “А.А.Низамов”, “И.Ф.Мәхмүтов” крестьян-фермер хуҗалыклары да көнбагыш культурасын суктыруга керешкәннәр.

   Хуҗалыкларда, шулай ук, малларга кышкы чорга азык әзерләү эшләре дә дәвам итә. Район буенча малларга кышкы чорга 3783 тонна печән, 48993 тонна сенаж, 28861 тонна силос һәм 3856 тонна салам әзерләп куелган. Бүгенге көндә район буенча һәр баш терлеккә уртача 20,9 центнер азык берәмлеге әзерләнгән (малларны кышлату өчен һәр баш терлеккә уртача 23 центнер азык берәмлеге булырга тиеш).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International