Региональ һәм муниципаль хезмәтләр һәм ярдәм чаралары алу өчен, салым бурычларының булмавына инаныгыз

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

  Региональ һәм муниципаль хезмәтләр һәм ярдәм чаралары (түләүләр, субсидияләр) алу өчен - Россия Федераль салым хезмәте сайтында үзегезнең һәм балигъ булмаган балаларыгызның салым бурычлары булмавы шарт!

   2021 елдан Татарстан Республикасында төбәк һәм җирле дәрәҗәдәге дәүләт хезмәтләре (ярдәм чаралары) күрсәтү бары тик бюджетларның барлык дәрәҗәләренә салым бурычы булмаган очракта гына гамәлгә ашырыла.

   Милек салымнарын "Налоги ФЛ" мобиль кушымтасы аша; физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында, Россия Федераль салым хезмәтенең nalog.gov.ru сайтында; Россия Федераль салым хезмәтенең  сайтында, "Физик затларның милек салымнарын һәм НДФЛны түләү" сервисы ярдәмендә; түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләре аша түләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International