Чүпрәледә предприятиеләр һәм учреждениеләр арасында волейбол буенча чемпионат старт алды

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

12 апрельдә район предприятиеләре һәм учреждениеләре командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты старт алды. 

  Хатын-кызлар командалары арасында чемпионатны ачу хокукы мәдәният бүлеге һәм Чүпрәле тармак технологияләре техникумы командаларына бирелде. Бу очрашуда 2:0 исәбе белән мәдәният бүлеге командасы җиңде.

   Чемпионатның беренче көнендә ир-атлар командалары арасында ике уен узды. Спорт мәктәбе командасы 2:0 исәбе белән Иске Чүпрәленең 1 нче урта мәктәбе һәм тармак технологияләре техникумы берләштерелгән командасын җиңде, икенче очрашуда "112" командасы (РОВД+РҮБ+гадәттән тыш хәлләр министрлыгының берләштерелгән командасы) газчылар командасын 2:0 исәбе белән җиңде.

   Ир-атлар командалары арасында уеннар "Алтын" универсаль спорт залында, Хатын-кызлар командалары уеннары "Чемпион" физкультура-сәламәтләндерү комплексында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International