2021 елның 10 апрелендә рус теле буенча «Тоталь диктант» дигән Халыкара белем бирү акциясе үткәрелә.
Акция кысаларында барлык теләүчеләр дә рус теле буенча диктант яза һәм грамоталылыгын тикшерә алачаклар. Акциянең төп максаты - рус телен популярлаштыру һәм халыкта хатасыз язуга омтылыш арттыру.
Быел Чүпрәле муниципаль районында акция 10 мәйданчыкта узачак: "Созидание" яшүсмерләр клубы, үзәк район китапханәсе, "Талантлар планетасы» балалар иҗаты йорты, Иске Чүпрәле күппрофильле лицее, Иске Чүпрәле 1 нче урта мәктәбе, Марс урта мәктәбе, Яңа Элмәле, Түбән Чәке урта мәктәбе, Кече Чынлы урта мәктәбе.
Акцияне үткәрү 2021 елның 10 апрелендә 14.00 сәгатьтә планлаштырылган.
Барлык теләүчеләр дә әлеге акциядә катнаша ала.