Чүпрәледә "Аҗаган" хәрби-спорт уенында иң яхшы команда ачыкланды

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

   7 апрель көнне Иске Чүпрәле урта мәктәбенең спорт залында «Аҗаган-2021» хәрби-спорт уенының район этабы узды. Анда үз зоналарында җиңүче яшь армиячеләрнең алты командасы катнашты: 1 нче номерлы Иске Чүпрәле, Чуаш Чүпрәлесе, Матак, Кече Чынлы, Үби, Зур Аксу урта мәктәпләре командалары.

   Чарада катнашучыларны Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Рамил Җамалетдинов сәламләделәр. Алар командаларга уңышлар һәм җиңүләр теләделәр.

   Нәтиҗәләр буенча иң күп баллны 1 нче Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы җыйды һәм муниципаль этапта җиңүче булды. Нәкъ менә алар зона этабында район данын яклаячак.

   Икенче урынны Зур Аксу урта мәктәбе командасы, өченче урынны Чуаш Чүпрәлесе урта мәктәбе командасы  яулады.

   Барлык катнашучыларга да грамоталар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International