Яңа Уби авылында Е.П. Ярухин истәлегенә чаңгы ярышлары узды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

   28 февраль көнне Яңа Үби авылы чаңгы базасында хезмәт ветераны, Чапаев исемендәге колхоз җитәкчесе Е.П.Ярухин истәлегенә чаңгы ярышлары узды.

  Чараны Егор Пантелеймонович Ярухинның уллары - Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Егорович Ярухин һәм язучы, юрист, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, милиция подполковнигы, туган якны өйрәнүче, җәмәгать эшлеклесе Владимир Егорович Ярухин ачып җибәрделәр.

   Ярышлар тәмамланганнан соң барлык катнашучыларны һәм кунакларны чәй белән сыйладылар.
Катнашучылар аз булса да, чаңгы ярышларында катнашырга кече яшьтән алып олы яшькә кадәр чаңгы сөючеләр килгәннәр иде.
  Бүләкләү тантанасында катнашучыларга грамоталар, дипломнар, җиңүчеләргә кубоклар тапшырылды. Чаңгы ярышларында иң өлкән катнашучы итеп Николай Черновны билгеләделәр, ә иң яшь катнашучы - 6 яшьлек Рәйкана Ямалетдинова булды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International