Чүпрәледә В.Ф.Колпаков кубогына һәм призларына чаңгы ярышлары узды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

   27 февральдә Чүпрәле районының Чаңгы базасында сугышчы-интернационалист, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең запастагы полковнигы, Чуаш Чүпрәлесе авылында туып-үскән Валерий Федорович Колпаков кубогына һәм призларына чаңгы ярышлары узды.

   Чаңгы базасына спортчыларны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, полковник Валерий Колпаков, район әфганчылар советы рәисе Виктор Петухов килде. Алар барлык чаңгы спортын яратучыларны җылы сәламләделәр һәм әлеге чараның мөһимлеген ассызыклап, барлык катнашучыларга күңел күтәренкелеге, җиңүгә омтылыш һәм мөмкин кадәр күбрәк уңай эмоцияләр теләделәр.

   Ярышлар берничә этапта узды. Җиде команда арасында эстафетада иң яхшы вакытны Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлеге чаңгычылары күрсәтте һәм күчмә кубокны яулады. Икенче урынны Үби авыл җирлеге спортчылары яулады, ә өченче урынны Хорновар-Шигали авыл җирлеге командасы яулады.

  Ярышлар тәмамланганнан соң җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Призлы урыннарны алган спортчылар мактау грамоталары, медальләр һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнделәр. Бүләкләрне Россия Федерациясе Кораллы Көчләре полковнигы Валерий Колпаков, Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров, район Советы рәисе Виктор Петухов, ярышларның баш хөкемдары Николай Хрисанов тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International