Чүпрәле районы Яңа Үби авылында гомер итүче Петр Павлович 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

  27 февраль көнне Яңа Үби авылында яшәүче Петр Павлович Фоминга 90 яшь тулды. 

   Тыл хезмәтчәнен һәм хезмәт ветеранын котларга Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Үби авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин килделәр. Алар юбилярга РФ Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек теләделәр.

   Петр Павлович Фомин Чүпрәле муниципаль районының Яңа Уби авылында туган. Яңа Уби башлангыч мәктәбендә беренче сыйныфны, калган өч сыйныфны Мәскәү шәһәрендә тәмамлый. 1972 елда ул Буа шәһәренең 15 нче һөнәр училищесын тәмамлый. 1968 һәм 1979 елларда авыл хуҗалыгы кадрларының квалификациясен күтәрү буенча татар мәктәбендә мастер – төзүче белгечлеге буенча укый.

  1947 елдан алып В.И.Чапаев исемендәге колхозда ат караучы булып эшли.

   1952 елның 10 ноябрендә аны кораллы көчләр сафларына алалар. Киров шәһәрендә хезмәт итә. 1955 елда демобилизацияләнеп туган авылына кайта. Шуннан соң Чапаев исемендәге колхоз кладовщигы булып эшли башлый, пенсиягә чыкканчы төзелеш бригадасы бригадиры булып эшли.

   Петр Павлович Фомин бик күп бүләкләргә ия. Алар арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган юбилей медальләре һәм «хезмәт аерымлыклары өчен» медале дә бар.

  Бүген ветеран туган авылы Яңа Үби авылында улы һәм килене тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International