Чүпрәле районы укучылары арасында баскетбол буенча иң яхшылар ачыкланды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

   27 февраль көнне «Алтын» физкультура-сәламәтләндерү комплексында «КЭС – Баскет» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы узды. 

   Баскетбол буенча ярышларның муниципаль этабы финалын ачу тантанасында яшь спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм район баскетбол федерациясе җитәкчесе Алмаз Вәлиуллов сәламләделәр. Алар командаларга уенда уңышлар һәм җиңүләр теләделәр.

   Чемпионатта баскетбол буенча куст ярышларында җиңеп чыккан егетләр һәм кызлар командалары катнашты. Егетләр арасында ярышлар «Алтын» физкультура-сәламәтләндерү комплексында узды, ә кызлар командалары 1 нче Иске Чүпрәле урта мәктәбе спортзалында ярыштылар.

   Егетләр командалары арасында 1 урынны Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы яулады, 2 урынны – Иске Чүпрәле күппрофильле лицее, 3 урынны Кече Чынлы урта мәктәбе командасы яулады.

   Кызлар командалары арасында 1 урынны Яңа Элмәле урта мәктәбе, 2 урынны Марс мәктәбе, 3 урынны Иске Кәкерле урта мәктәбе яулады.

   Чемпионат ахырында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Призлы урыннар яулаган командалар грамоталар, алтын, көмеш һәм бронза медальләр белән бүләкләнде. Иске Чүпрәленең 1 нче урта мәктәбе егетләр командасы һәм Яңа Элмәле урта мәктәбенең кызлар командасы җиңүче кубокларын яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International