Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Чүпрәледә тантаналы чара узды

2021 елның 22 феврале, дүшәмбе

   Бүген, 22 февраль көнне, «Созидание» яшүсмерләр клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрелде.

   Тантанада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Фиркатович Җәләлов котлады:

  - 23 февральдә илебез дәүләт бәйрәмен - Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Бу көн төрле исемнәргә ия булды, әмма һәрвакыт батырлык һәм намуслык символы булып калды, - дип, билгеләп үтте ул үз чыгышында.

    «Созидание» яшүсмерләр клубында узган тантаналы өлештән соң чарада катнашучылар Мәңгелек утка венок салындылар һәм үз Ватаны өчен көрәштә һәлак булган барлык сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International