Чүпрәледә гадәттән тыш хәлләргә һәм янгынга каршы тору комиссиясенең утырышы булды

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

  2020 елның 13 гыйнварында район Башлыгы Марат Гафаров рәислегендә гадәттән тыш хәлләргә һәм янгынга каршы тору комиссиясенең утырышы булды.

  Утырыш барышында районның авыл җирлекләре башлыклары тыңланылды. Докладлар белән «Забота» үзәге директоры Вафин Илгизәр Рафик улы һәм Чүпрәле янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы,  өлкән лейтенант Колпаков Роман Николаевич торак фондта профилактика эшен оештыру тәкъдиме белән чыгыш ясадылар. Шулай ук Чүпрәле муниципаль районының янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International