Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәре көне - Дәүләт мәнфәгатьләре сагында торучы, җәмгыятьне һәм гражданнарны яклаучы хезмәткәрләр бәйрәме. Законлылыкны һәм хокук тәртибен саклау-прокуратура хезмәткәренең иң мактаулы һәм җаваплы бурычларының берсе.
Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм компетентлылыгыгыз бәрабәренә гаиләләребезнең, балаларыбызның иминлеге тәэмин ителә. Прокуратура хезмәткәрләренә һәм әлеге өлкәдә хезмәт куйган ветераннарга рәхмәт сүзләре белдерәм.
Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров