Чүпрәле районының эшче яшьләре "Наше время - Безнең заман" фестивалендә чыгыш ясый

2020 елның 21 ноябре, шимбә

   Бүген, 21 ноябрьдә, «Наше время-Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зона этабы Гала-концерты узачак. Фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.

   Чара Covid 19 шартларында Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәп уза.

   Быел фестиваль программасы тарихи даталарга: ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Җиңүчеләр кубоклар, дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәк. Фестивальнең Гран-при иясе диплом, Татарстан Республикасы Президентының Күчмә кубогы һәм акчалата премия алачак.

   Фестивальдә Чүпрәленең эшче яшьләре дә катнаша.

   Катнашучыларның чыгышын онлайн режимда 18.00 сәгатьтә түбәндәге сылтама буенча карап булачак://bzzm.ru/.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International