Чүпрәлеләр республика семинары эшендә катнашалар

2020 елның 21 ноябре, шимбә

   2020 елның 19-22 ноябрендә Казан шәһәренең "Волга" яшьләр үзәгендә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә эшләүче иреклеләр (волонтерлар) һәм ирекле (Волонтер) оешмалары белән үзара хезмәттәшлек өчен җаваплылар өчен Республика семинары уза.

   Семинарда Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вилданов, "Созидание" яшьләр клубы педагог-оештыручысы Румия Идиатуллина да катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International