2020 елның 20 ноябрендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең чираттагы Бөтенроссия көне узачак. Чараның форматы: дистанцион (телефон, Skype, Viber, WhatsApp аша).
Бу көнне “Бердәм Россия” партиянең барлык җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә адвокатлар, нотариуслар, суд приставлары, Пенсия фонды һәм техник инвентаризация бюросы белгечләре консультацияләр үткәрәчәк.
Алдан язылу һәм өстәмә мәгълүмат (884375) 2-20-95 телефоны буенча.