Чүпрәледә рәсем сәнгате күргәзмәсе оештырылды

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

   ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Татарстан рәссамнар Берлеге «Кече Ватан образлары» проектын гамәлгә ашыра.

   Әлеге проект кысаларында, 13 сентябрьдә Геройлар Аллеясында "Кече Ватан образлары" дигән темага рәсем сәнгате күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәнең инициаторы һәм оештыручысы - рәссам-монументалист, Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәрит Рәшит улы Вәлиуллин булды.

    Күргәзмәдә гомуми белем бирү мәктәпләре һәм балалар сәнгать мәктәбе укучыларының (сәнгать бүлеге педагогы Галина Захарова җитәкчелегендә) 40 тан артык картинасы тәкъдим ителде. Фәрит Рәшит улы эшләрне югары бәяләде һәм укучыларга, аларның педагогларына үз эшләре белән төрле конкурсларда катнашуларын, республика дәрәҗәсендә күткәрелүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International