15 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә аязучан болытлы һава, күпчелек районнарда яңгыр булуы көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 7-12 метр тизлектә, көчәйгәндә 17 метрга җитәргә мөмкин.
Төнлә һаваның минималь температурасы +6 ..+11°, көндез максималь температура +13..+18° тәшкил итәчәк.