Игелек атнасы кысаларында, 1 нче Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 7 "А" сыйныфы укучылары 10 сентябрь көнне "Игелекле эш эшлә" акциясе үткәрделәр. Алар ике балалар мәйданчыгын чүп-чардан чистарттылар.
Мондый акцияләрдә мөмкин кадәр күбрәк теләк белдерүчеләр катнашсын иде, чөнки районыбызның, паркларның һәм мәйданчыкларның сакланышы барыбызга да бәйле!