2019 елның 12 сентябрендә безнең районга атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам-монументалист, Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Вәлиуллин Фәрит Рәшит улы килде.
Ул Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаров белән очрашты. Очрашуда районның экологик торышы, "Кече Ватан образлары" темасына рәсем - пейзажлар сериясе булдыру турындагы мәсьәләләр кузгатылды.
Очрашудан соң "Чайка" балалар сәламәтләндерү лагере базасында рәссамның укытучылар һәм сәнгать мәктәбе укучылары белән берлектә мастер-класс узды. Балалар һәм педагоглар әлеге җирлекнең пейзаж этюдларын булдырдылар. Ә 13 сентябрьдә Геройлар Аллеясында картиналар күргәзмәсе узды.
Көннең икенче яртысында Фәрит Рәшидович районның туган якны өйрәнү музеенда булды. Биредә түгәрәк өстәл артында яшь журналистлар белән очрашты, үз эшчәнлеге турында сөйләде һәм яшь журналистларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.