"Ел эшкуары: Алтын йөзлек – 2018" исемлегендә Чүпрәледән КФХ җитәкчесе Айрат Хәлилов та бар

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

   Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Алтын йөзлек» республика конкурсына нәтиҗә ясалды.

   Конкурс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2013 елдан бирле үткәрелә һәм Татарстанда бизнесны үстерүгә, эшкуарлык эшчәнлегенең абруен һәм эшкуар статусын күтәрүгә юнәлдерелгән.

   Җиңүчеләр 10 номинация буенча ачыкланган. 
1. Җитештерү
2. Хәләл: җитештерү һәм хезмәт күрсәтү
3. Экспортер-Предприятие
4. Югары һәм инновацион технологияләр өлкәсе
5. Төзелеш
6. Транспорт
7. Авыл хуҗалыгы
8. Хезмәт күрсәтү өлкәсе
9. Социаль өлкәдә эшмәкәр
10. Яшь эшмәкәр

   Алар арасында Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылыннан КФХ җитәкчесе Айрат Хәлилов та бар. "Ел эшкуары: Алтын йөзлек – 2018" конкурсының "Авыл хуҗалыгы" номинациясендә Айрат Хәлилов җиңүче дип табылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International