Яр Чаллыда Татарстанның машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Узган ел Чаллыда бу бәйрәмне билгеләп үтү традициясенә нигез салынды.
Башта Президентка республиканың машина төзелеше комплексы күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Орган залы каршындагы мәйданда «КАМАЗ» техникасы һәм яңа двигательләре, «Форд Соллерс» компаниясе автомобильләре, тракторлар һәм махсус техника тезелде.
"Бу бәйрәмне машина төзелеше башкаласында бәйрәм итү матур традициягә әверелеп бара, һәм без алга таба да дәвам итәчәкбез. "КАМАЗ» - безнең илнең әйдәп баручы машина төзелеше предприятиесе. Ветераннарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Машина төзелеше-самолетлар да, вертолетлар да, корабльләр дә, автомобильләр дә, оборона комплексы да, бу иминлек. Бу һөнәрне сайлаучылар да талантлы кешеләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары машина төзелеше тармагы хезмәткәрләрен, хезмәт династияләре вәкилләрен, яшь инженерлар һәм аспирантларны, балалар техник иҗаты түгәрәкләре җитәкчеләрен бүләкләү булды. "Техник түгәрәкләр һәм балалар иҗаты үзәкләре җитәкчеләре" номинациясендә Чүпрәле районыннан техник иҗат укытучысы Фәнил Яфизов җиңүче Дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!