Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау хаты, шулай ук район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырылды. Алексей Сарафанов озын гомер һәм сәламәтлек теләде, Бөек Ватан сугышы вакытында һәм тыныч тормышта фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Котлау һәм бүләкләр алгач, юбиляр өлкән буынга игътибар күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтте.