"Туган як" газета редакциясе "Көз нигъмәтләре" конкурсында җиңүчеләрне буләкләделәр.

2018 елның 13 октябре, шимбә

  Көз - елның матур чоры. Нәкъ менә көз безгә үз байлыгын - тәмле ризыкларын бүләк итә: бу алма, груша, чикләвек, брусника, миләш, кабак, шулай ук бөртекле культуралар. 12 октябрь " ТАТМЕДИА» ОА филиалы «Туган як» газетасы редакциясе (chuprale-online.ru)  бакчада үстерелгән, көзге кызыклы фоторәсемнәре буенча конкурс нәтиҗәләрен ясауга багышланган бәйрәм оештырды. Программага газета укучыларыннан: җирле шагыйрь Азат Вахитов, Дилүзә Әббазова, Наталия Макарова, Рөстәм Низамов, Рания Алиуллова, яшь катнашучыбыз Зилә Хәйретдинованың сәнгать, концерт номерлары кертелгән иде. Шулай ук кунаклар өчен фуршет өстәле әзерләнгән иде.

   Күптән түгел " Туган як» та "Көз нигъмәтләре" исемле фотоконкурс үткәрде!  Үзенең рәсми сайтында (chuprale-online.ru) ачык тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне ачыкладылар, аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

  Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Иске Чүпрәле авылынна Җаббарова Фәния алды, ул 1600 тавыш җыйды. 2 нче урынны Иске Чүпрәле авылыннан Мавзютов Илнур алды, аның өчен 605 кеше тавыш бирде. 3 нче урынны Олы Акса авылыннан Людмила Петрова яулады, аның өчен 300 дән артык кеше тавыш бирде. Фотоконкурсның иң яшь катнашучылары да билгеләп үтелде. Бу Югары Каракитә авылыннан Алинә Нәүмәтова һәм Иске Чүпрәле авылыннан Булат Ибраһимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International