–Илгизәр Рафикович, бүгенге көндә районда ничә өлкән кеше бар?
–Районда безнең оешма тарафыннан 6115 өлкән кешегә хезмәт күрсәтелә. Сүз 55 һәм 60 яшькә җитеп, лаеклы ялга чыккан ветераннар турында бара.
– Һәр оешма үз ветераннарын үзенчә хөрмәтли, бәйрәмне үзенчә билгеләп үтә. Иң мөһиме – беркем дә онытылып калырга тиеш түгел, дигән принциптан чыгып эш ителгәнне беләбез. Быел ничек? Онытылып калганнар булмадымы?
– 21 сентябрьдә район Башкарма комитетының “Өлкәннәр декадасын үткәрү турында”гы боерыгы чыкты. Аннан соң район территориясендәге оешмаларга, авыл җирлекләренә мәгълүмат җиткерелде. 26 сентябрьдә “Ак Барс” Холдинг компаниясе” генераль директоры Иван Егоров иганәчелек итүендә район өлкәннәре өчен 30 тонна 575 кг күләмендә он кайтарылды. Әлеге продукция һәр өлкән кешегә 5 кг. исәбеннән таратылды.
Өлкәннәр өчен ярминкә дә оештырылды. Ярминкәдә 1 миллион 835 мең сумлык авыл хуҗалыгы товарлары һәм продукциясе сатылды. Ярминкәдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт куйды. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе пешекчеләре коймак һәм кайнар чәй тәкъдим итте. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы бүлеге, Газ службасы, ДЮСШ, “Фламинго”, Дәүләт ветеринария район берләшмәсе, Үзәк хастаханә оешмалары хезмәткәрләре өлкәннәр сатып алган товарларны өйләренә кайтаруда ярдәм иттеләр. “Таттелеком” электр элемтәсе узелы, “Строитель”, “Тепловик”, МУП “Перспектива”, МУП “Прогресс”, “Агротехника”, Почта элемтәсе бүлеге оешмалары бу максаттан техника бирде.
Шул ук көнне район мәдәният йортында өлкәннәрне хөрмәтләүнең тантаналы өлеше булды. Әлеге тантаналы чарада Иске һәм Яңа Чүпрәле авыллары өлкәннәре һәм һәр авылдан авыл җирлеге башлыгы, авыл ветераннары советы башлыгы һәм берничә өлкән кеше катнашты. Залда утыручы өлкәннәргә “Балкыш” үзешчән-сәнгать фестивалендә катнашучы ветераннар көче белән әзерләнгән концерт тәкъдим ителде.
–Беркем дә читтә калмады, димәк...
–Калмагандыр, дип уйлыйм. Мәсәлән, район мәдәният йорты үзенең 12 пенсионерына өйләренә бүләкләр илтте. Район крайны өйрәнү музее район ветераннар советы белән берлектә “Картлык мине өйдә тоталмас” дип исемләнгән экскурсияләр оештырды. Шундый ук экскурсияләр П.В.Дементьев исемендәге һәм Иске Шәйморза авылындагы “Җир һәм кешеләр” музеенда да оештырылды. Өлкәннәр көне кысаларында 25, 26 сентябрьдә район крайны өйрәнү музее хезмәткәрләре хезмәт ветераннары Наҗия Вәлиева һәм элек елларда 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә хезмәт куеп, лаеклы ялга киткән, РСФСР халык мәгарифе отличнигы Роза Юсупова янында булып, бүләкләр тапшырдылар. Балалар сәнгать мәктәбе Фәхретдиновлар гаиләсенә 2019 елның беренче яртыеллыгына “Туган як” газетасын яздырып, бүләк иттеләр. Бу урында «Туган як» редакциясе тарафыннан игълан ителгән хәйрия акциясенә күп кенә оешма җитәкчеләре дә катнашып, үз ветераннарына өстәмә рәвештә район газетасына язылу да бүләк итүләрен әйтәсем килә.
Атап үткән мисаллар район буенча эшләнгән эшләрнең берничәсе генә, аларның һәркайсын санап бетерергә мөмкин түгел. Декада барышында өлкәннәр өчен түләүсез нигездә чәчтарашханәләр эшләде, район хакимияте белән берлектә бриллиант туйларын билгеләп үтүче, гаиләгә тәрбиягә алынган өлкәннәр янында булу кебек бик күп чаралар оештырылды.
Төрле спорт чаралары: волейбол, йөзү, шашка-шахмат буенча турнир, дартс буенча ярышлар үтте.
–Район кулланучылар җәмгыяте, “Сельхозтехника”, Райтопсбыт кебек бүген инде гамәлдә булмаган оешмалар ветераннарына кая барырга? (Флера, Иске Чүпрәле авылы)
–Аларның һәркайсы авыл җирлеге буенча төзелгән исемлеккә кертелгән һәм 5әр кг. он алдылар.
Яшьлегендә хезмәт иткән һәм шуннан лаеклы ялга киткән оешмасы исән булган ветеран, юкка чыккан оешма ветеранына караганда, “бәхетлерәк”, әлбәттә. Тик, нишлисең, тормыш без дигәнчә генә бармый бит.
Ә гомумән алганда, әлеге декада да пенсионерларыбызга хөрмәт күрсәтү яшь буынга үрнәк булу өчен менә дигән форсат. Чөнки бервакыт һәр кеше ветераннар рәтендә булачак. Тик олы буын вәкилләренә бу көннәрдә генә түгел, даими рәвештә игътибар, күңел җылысы һәм кайгыртучанлык бүләк итеп яшәсәк иде.