Катнашучыларны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров җылы сәламләде һәм аларга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм якты җиңүләр теләде. Чүпрәле районында пенсионерлар арасында спорт традицияләре көчле. Елдан-ел анда катнашучылар саны гына түгел, аларның спорт нәтиҗәләре, командаларны спорт белән тәэмин итү дә арта бара. Урыннар түбәндәгечә бүленде:
I урын – Галина Матросова, II урын – Любовь Аттина, III урын – Роза Насыйбуллина. Ир-атлар арасында: I урын – Ирфан Рәхмәтуллин, II урын – Әмирҗан Бакаев, III урын-Дамир Алимов.