Авылларда элек тә ялгыз картларны беркем дә ташлап китмәде: аларны өйләренә күрше - тиреләре үзләренә алып кергәннәр, я карап торганнар, яки хуҗалык эшләрендә булышканнар.

Чүпрәле районында " Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты ике гаиләдә тормышка ашырыла. Иске Чүпрәле авылында Низамовлар гаиләсе, алар Мочәлидән Зөһрә апа Низаметдинованы, шулай ук Чуаш Чүпрәлесе авылында яшәүче Шемеевлар гаиләсе Вера Ивановна Утеева ны тәрбиялиләр, ул Яңа Элмәле авылыннан.
Тәрбиягә алган гаиләләрдә әби-бабайларның ничек яшәвен бүген Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Йосыпова белделәр. - Яхшы кешеләргә эләктем, Туган ягым кебек кабул иттем, – дип башлады сүзен Зөһрә апа. Аңа бүген 93 яшь. Низамовлар аны хастаханәдән алдылар. Ул уңышсыз егыла һәм аякларын сындыра. Аны озак карарга туры килде, шулай да әбине аякка бастырдылар. Бүген ул өйдә йөри, кәефләре дә яхшы. Кияүдә Зөһрә апа булмый, балалары да юк.

Вера Ивановнаның якыннары ире, балалары барысы да вафат. Шемеевлар аны якыннарында мунчага килгәнен күрәдәр. Вера Ивановна озак уйлый, нәтиҗәдә аларга яшәргә күчтә. Шәмеевларның балалары үсеп, таралып китәләр, алар ялгыз кала. Бүген Вера Ивановна биредә Ана урынында.
Кунаклар әбиләрнең яшәү шартлары белән таныштылар, аларны өлкәннәр ункөнлеге белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.