Чүпрәле районында бу чорда өлкән яшьтәге кешеләр өчен киң күләмдә социаль, мәдәни, спорт һәм башка чаралар үткәрү планлаштырыла. Шундый чараларның берсе булып, быел бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны өйләренә барып котлау тора.

Алтмыш ел бергә - бу бәхетле гаилә тормышы үрнәге түгелме? Сугыштан соңгы авыр елларда безнең якташлар цивилизацияләрнең бөтен байлыкларына ия булу түгел, барыннан да элек чын дуслык, Ватанга мәхәббәт һәм иң ихлас хисләрне югары бәяләделәр.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова Иске Чүпрәле авылында яшәүче Фәхретдиновлар Рифкать абый һәм Найлә апа, Иске Шәйморза авылында яшәүче Гыйззәтуллиннар Тимерша абый һәм Мөнирә апа, Кече Үби авылында Молгачевлар Агафон Иванович һәм Ольга Дмитриевнаны өйләренә барып котладылар. Ачык йөзле хуҗалар кунакларны күз нурлары, шатлыклы елмаюлар белән каршы алды. Айрат Җәләлов аларга район башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

-Бриллиант туй-сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз өчен генә түгел, районыбызның барлык халкы өчен дә үрнәк ул! Чын күңелдән сезне әлеге зур вакыйга белән котлыйбыз һәм сезгә тагын күп еллар шундый күркәм гаилә тормышы, сабырлык һәм бер-береңә мөнәсәбәтегездә җылылык, якыннарыгызның шатлыгын телибез. Барыгызга да иминлек, сәламәтлек һәм бәхет телим!
- ЗАГС мондый датаны игътибарсыз калдыра алмый. 60 ел бергә! - котлау сүзләрен Альбина Шәрәфетдинова дәвам итте. - Мин сезне чын күңелдән шундый күркәм гаилә бәйрәме белән котлыйм, сәламәтлек телим. Бәхет һәм озын гомер сезгә!
Юбилярларга истәлекле бүләкләр, чәчәкләр, котлаулар тапшырылды.