Җәмгыять директоры Евгений Иванцов әйтүенчә, җәйге чорда барлык җылыту казаннары һәм системасы тулысынча төзекләндерелгән, операторлар белән тәэмин ителгән. Кышкы чорда биналарны җылытуда проблемалар булмаска ошаган. “Хөрмәтле ветераннар! Өлкәннәр көне уңаеннан сезне ихлас күңелдән котлыйм, сезгә нык сәламәтлек, имин тормыш, җан тынычлыгы телим. Сезнең янда һәрчак яраткан һәм кайгыртучан балаларыгыз, оныкларыгыз, дусларыгыз булсын!”,- диде ул. Сүз алып чыгыш ясаучылар үзләренең электәге эшләре, җылыту казаннарын ташкүмер ягып җылытулары, хезмәт шартларының хәзерге вакыттагы белән чагыштырганда шактый ук дәрәҗәдә кыен булуы турында сөйләделәр. Очрашу ахырында ветераннарга истәлек бүләкләре тапшырылды. Быелгы Өлкәннәр көнендә озак еллар шушы оешмада баш инженер буларак хезмәт куйган Петр Гордеевны лаеклы ялга озаттылар. Пенсия яшендә булуына да карамастан ул берничә ел хезмәтен дәвам иттерде. Коллективның җибәрәсе килмәвенә каршы, “еллар үзенекен итә, яшьләргә юл бирергә кирәк”,- дип шаяртып җавап бирде. Аңа барлык хезмәткәрләр исеменнән рәхмәт белдерелде, шулай ук коллектив белән элемтәне өзмәскә тәкъдим ясалды. Рәсемдә: “Прогресс” җәмгыяте коллективы.