Район башлыгы Марат Гафаровның Укытучылар көне белән котлавы

2018 елның 5 октябре, җомга

         Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогика хезмәте ветераннары!
        Сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!
        Сезнең авыр һәм изге хезмәтегез зур ихтирамга лаек, чөнки ул зур һөнәри осталык, күп көч, акыл, түземлелек таләп итә. Сез шәхес тәрбияләүче булып торасыз, аларны мөстәкыйль фикер йөртергә, дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтәсез. Сезнең осталыгыгыз, түземлегегез, эшегезгә һәм балаларга карата булган мәхәббәтегез укучыларның сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә.
       Сезгә һөнәрегезгә тугры калуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Бигрәк тә район мәгариф системасы үсешенә зур өлеш керткән педагогика хезмәте ветераннарына рәхмәтләребез чиксез.
    Авыр, әммә җаваплы һәм мактаулы  эшегездә сезгә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, иксез – чиксез сабырлык, гаилә бәхете телим. һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз, һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен, районыбыз киләчәге өчен яңадан-яңа казанышлар яуларга насыйп булсын!
   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International