Аны юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров котладылар.
Кунаклар юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар. Сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.
Сания Лотфулла кызының балачагы Бөек Ватан сугышының авыр елларына туры килә. Гомер буе колхозда эшли, сугыш елларында колхоз кырында эшли, окоп казый. Әтисе фронтка китә һәм әйләнеп кайтмый. Гаиләдә алты бертуган, барысы да үлгән, бары сеңлләре исән калган, алар өчәү булган. Кияүгә ул сугыштан бер аягыннан кайткан фронтовик - инвалидка чыга. Ул 49 яшендә вафат була. Сания апа бер үзе балаларын үстереп, аякка бастыра. Бүген ул улы Иршат белән яши,аның хатыны авырудан үлә.
- 90 яшьлегем белән дә котларга килдегез. Ул вакыттан бирле инде 5 ел узды, хәтта ышанмыйм да. Барысына да рәхмәт, - ди юбиляр.