Картлык ул- кеше гомеренең алтын чоры, шуңа бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнә.
Шушы дата уңаеннан безнең районда ел саен төрле хәйрия, ярдәм итү һәм һәр оешма үзләрендә хезмәт итеп, лаеклы ялга киткән ветераннарын чакырып, хөрмәтләү чаралары үткәрә. Быел да Өлкәннәр декадасы, үткән еллардагы кебек, бик җанлы һәм вакыйгаларга бай итеп оештырылды.
Шушы көннәрдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге элек елларда биредә хезмәт куйган ветераннарын район үзәгендәге кафега чакырып хөрмәтләде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов очрашуны ачып, ветераннарны Өлкәннәр көне белән тәбрик итте, исәнлек-саулык, бәхетле картлык теләде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге ветераннары советы рәисе, отставкадагы милиция майоры Фарис Шакиров, бүлек начальнигының личный состав белән эшләү буенча ярдәмчесе Ранис Бахитов очрашуда ветераннарны тәбрикләделәр, имин тормыш теләделәр.
Мул итеп әзерләнгән чәй өстәле артында ветераннар рәхәтләнеп бер-берсе белән аралаштылар, сөйләштеләр, күңел ачтылар. Элек елларда район эчке эшләр бүлегендә тикшерүче вазифасын башкарган, отставкадагы юстиция майоры Гөлфирә Хәнҗәрова, милиционер-шофер буларак 33 ел хезмәт итеп, лаеклы ялга киткән отставкадагы милиция старшинасы Иван Чамин, бүлектә бухгалтер-кассир хезмәтен башкарган, отставкадагы милиция майоры Наилә Зиганшина, бүлектә сер документлары белән эшләгән Дамирә Вәлиева очрашуда үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.
Бу көнне үз адресларына яңгыраган рәхмәт сүзләрен ишетүдән, күңелле кичәдән тыш элеккеге хезмәттәшләре белән дә очрашудан һәркем күтәренке кәеф алгандыр, мөгаен.