Шашка-шахмат турнирын «Җылы йорт»приютында үткәрделәр.

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

 

Өлкәннәр декадасы кысаларында Чүпрәле муниципаль районының «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр, хезмәткәрләр арасында шахмат-шашка турниры узды, шулай ук пенсия яшендәге хезмәткәрләр дә чакырылган иде.

Әлеге чараның максаты-логик фикерләүне үстерү, җаваплылык хисе, проблемалы ситуацияләрне чишә белү; лаеклы рәвештә җиңү һәм оттырырга өйрәнү иде.

Шашка һәм шахмат-ул фән дә, спорт та, бер уенда сәнгать тә, шатлык һәм күңел ачулар да китерә! Шашка кагыйдәләре шактый гади кебек. Чынлыкта исә шашка уйнарга өйрәнү җиңел эш түгел, чөнки бу уен авырлыкларны, нечкәлекләрне һәм тирәнлекләрне үз эченә алган.

Балалар үзара бик теләп ярыштылар, җиңүгә сөенделәр, бер-берсенә җиңүче буларак чыгу буенча дусларча киңәшләр бирделәр. Ә иң мөһиме, барысы да күтәренке кәеф һәм позитив алды, киләчәккә, һичшиксез, яңа юллар һәм партияләрне өйрәтәчәкләр, дип ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International